Көчле кар яву һәм бураннардан соң Мичән авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм кардан чистарту даими оештырыла.
Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре үз вакытында оештырыла. ООО “Саба”ның Мичән филиалы тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар кардан чистартылып торыла. Күп вакыт бу эш К-700 тракторында эшләүче Шигапов Раильгә йөкләнелә. Үз чиратында ул бу эшне намус белән башкара, җирле үзидарә, авыл халкы исеменнән Раильгә рәхмәт белдерәбез. Алга таба да исән имин эшләвен теләп калабыз.