ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2025 ел
шимбә

Бүген 22 нче март көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге Шәмәрдән авыл җирлеге белән берлектә, хезмәт коллективлары арасында чаңгы эстафетасы уздырды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Бүген, 22 нче март көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге кышкы чаңгы сезонын ябу тантанасын уздырды.

Бүген Югары Утар балалар интернат-йорты хезмәткәрләре фронтка гуманитар ярдәм әзерләделәр.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

21
март, 2025 ел
җомга

21 март көнне Иске Мичән мәдәният хезмәткәрләре авылдашлары белән күмәк ифтар үткәрделәр. Ифтарга 70 ләп кеше җыелды. Гыймранов Мөдәрис хәзрәт ифтарга килүчеләрне ураза тотуның, намазның савабы белән таныштырды. Яхшылык, изгелек турында вәгазләр сөйләде. Саваплы чарада Коръән сүрәләре яңгырады. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Бүген, 2025 нче елның 21 мартында, 4501 нче номерлы имтихан тапшыру пунктында  (МБГБУ «Гимназия») "Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне" үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Төбәк авыл клубында ремонт эшләре бара. Түшәм сестемасын сүтү эшләрен башкардык. Бүгенге көндә стеналарны шпаклевкалау эшләре бара. "159 нчы ПМК" ҖЧҖ подряд оешмасы.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге ОКС

Объектта спорт идәнен кору эшләре бара. Керү группасын алюминийдан монтажлау эшләре алып барыла. Электромонтаж эшләре дәвам итә.

Тэги: ОКС

Нәүрүз бәйрәме уңаеннан 21 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче һәм шәфкать туташы җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән спорт элементлары белән бәйрәм үткәрелде. Ике командадан торган социаль хезмәтләр алучылар чыдамлылык, тизлек, зирәклек буенча үзара ярыштылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

2025 нче елның 17-21 нче март көннәрендә “Патриот” үзәге базасында Саба муниципаль районының 10 класс егетләре белән хәрби хезмәт нигезләре буенча биш көнлек уку җыеннары уздырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

21 март - язгы көн белән төн тигезләшкән көн. Бу көнне безнең ата-бабаларыбыз "Нәүрүз"бәйрәмен үткәргәннәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International