21 март көнне Иске Мичән мәдәният хезмәткәрләре авылдашлары белән күмәк ифтар үткәрделәр. Ифтарга 70 ләп кеше җыелды. Гыймранов Мөдәрис хәзрәт ифтарга килүчеләрне ураза тотуның, намазның савабы белән таныштырды. Яхшылык, изгелек турында вәгазләр сөйләде. Саваплы чарада Коръән сүрәләре яңгырады. Мәдәният хезмәткәрләре бу изге эшне башлап йорделәр, оештырдылар. Ифтар ашына һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Башлап йөрүчеләргә - авылдашлары һәм Мөдәрис хәзрәт үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.