21 март - язгы көн белән төн тигезләшкән көн. Бу көнне безнең ата-бабаларыбыз "Нәүрүз"бәйрәмен үткәргәннәр. Кешеләр язга шатланганнар, бер-берсенә бәхет, сәламәтлек, мул уңыш теләгәннәр, җырлаганнар, биегәннәр, уйнаганнар, милли тәм-томнар белән сыйланганнар. Иләбәр авылы "Умырзая" балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм тәрбияләнүчеләр белән бергә әзерләгән күңелле һәм кызыклы «Нәүрүз» бәйрәме үтте. Балалар шигырьләр сөйләделәр, татар телендә җырлар җырладылар. Бәйрәмгә кунакка Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай килде. Алар үзара көч сынаштылар. Берничә ярыштан соң Кыш Бабай барыбер Яз-Матуркайга үз урынын бирде. Бәйрәм геройлары балалар һәм әти-әниләр белән кызыклы уеннар, конкурслар үткәрделәр. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр уңай кәеф хөкем сөрде. Мондый фольклор бәйрәмнәре халыклар арасында дуслыкны сакларга ярдәм итә, йола бәйрәмнәренә, туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияли. Бәйрәм ахырында барысы да тәмле коймаклар белән сыйланды. Бу бәйрәм уңай хисләр һәм шатлык диңгезен бүләк итте.