Бүген 22 нче март көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге Шәмәрдән авыл җирлеге белән берлектә, хезмәт коллективлары арасында чаңгы эстафетасы уздырды. Эстафетада 5 команда катнашты. Командаларны тәбрикләү тантанасында "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридәил улы, Шәмәрдән "Үсеш" лицее директоры вазыйфасын башкаручы Валиуллин Делюс Миндел улы, Россия тимерюллары ачык акционерлык җәмгыяте вәкиле Сергей Степанов катнаштылар. Җиңүчеләр гомуми команда вакытын исәпләп ачыкланды. Шулай итеп 1нче урында "Шәмәрдән Лицее" белән "Чаңгычылар" командасы, 2 нче урында "Саба", 3нче урында "Шәмәрдән" командалары. Кызыксындыру бүләге "Чын ирләр" командасына бирелде. Җиңүче командаларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.