Бүген, 2025 нче елның 21 мартында, 4501 нче номерлы имтихан тапшыру пунктында (МБГБУ «Гимназия») "Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне" үткәрелде.
Акциядә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының экономика бүлеге җитәкчесе Багманов М.М., Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакиров И.Ф., мәгариф идарәсенең информацион-методик бүлеге җитәкчесе Капитонова Г.Т., Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе методистлары катнашты.
Әлеге Акция үз балалары белән урыннар алмашырга һәм БДИның бөтен процедурасы – имтихан пунктына узудан алып үз нәтиҗәләрен алганчы узарга мөмкинлек бирә. 2025 елда катнашучыларга база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИның җиңеләйтелгән вариантын язарга тәкъдим ителде.
Акция барышында әти-әниләр БДИ ның ничек үтүе, аудиторияләрдә катнашучыларнын эш урыны һәм БДИ уздыруның объективлыгын тикшереп тору ничек оештырылуы белән таныштылар.
#образованиетатарстан #егэ2025 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2025 #егэдляродителей