Бүген, 22 нче март көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге кышкы чаңгы сезонын ябу тантанасын уздырды. Ярышларда мәктәп яшеннән башлап, өлкән буынга кадәр һөнәри спортчылар һәм үзешчән чаңгы спортын сөючеләр катнашты. Чаңгы сезонын ябу тантанасын "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридәил улы башлап җибәрде. Шулай ук сүз, Валиуллин Делюс Миндел улына да бирелде. Алар, ел буе чаңгы спортын үз итеп ярышларга йөрүчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр һәм катнашучыларга уңышлар теләделәр. Ярышлар тәмамлангач, һәр категориядә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм грамота тапшырылды. Шулай итеп быелга чаңгы сезоны ябык. Икенче елда кабат чаңгы юлында очрашканга кадәр!