ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2025 ел
җомга

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елның бу көнендә барлык шәһәрләр буенча дошман гаскәрләренең туган илгә һөҗүм итүе турында хәвефле хәбәр тарала. Бөек Ватан сугышы башлана.

Хәтер һәм кайгы көне кысаларында, Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М.С. социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән берлектә батырлык символы - Кызыл гвоздика ясадылар. Алар шул чәчәкләрне, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә, Мәңгелек ут янына салдылар. Кызыл гвоздика Җиңү символы булып тора. Бу чәчәк кешелек тарихында иң куркыныч сугышны узган солдатларыбыз чәчәге булып санала.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

Хәтер һәм кайгы көнендә Шәмәрдән «Үсеш» лицее укучылары Шәмәрдән солдатлары һәйкәле янында акция оештырдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Сабаның 2 нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасында  татар халкынын олы бәйрәме-Сабантуе узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

19
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Физик активлык темасын үстерүне дәвам итеп, йөзү турында җентекләбрәк сөйләшик — спортның иң файдалы төрләренең берсе, бигрәк тә Байлар Сабасында йозу бассейны бар.

Тэги: хастаханә

Объектта металл конструкцияләр һәм профностил монтажлау эшләре төгәлләнгән, шулай ук суүткәргеч, тышкы канализация һәм җир асты газүткәргече салу эшләре дә төгәлләнгән. Бүгенге көндә түбә ябу эшләре бара. Объектта 5 техника һәм 15 эшче эшли. "Таш" СФ подряд оешмасы.

Тэги: ОКС

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә Янгынга каршы отрядының Шәмәрдән авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Гатиятов Р.Р. социаль хезмәт алучылар, узэк хезмэткэрлэре өчен янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде. 

Саба районың  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында  бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге ОКС

Олы Кибәче авыл җирлегендә Саба районы комиссиясе кече КФХ һәм шәхси җир хуҗаларының авыл хуҗалыгы җирләрен карады. Алар чәчүлек һәм печән җирләрен карап, торышына бәя бирделәр. 19 җир хуҗасына җирләрен бозып, яңадан чәчәргә тәкъдим ителде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Явлаштау авыл җирлегендә тирә якны төзекләндерү эшләре ел дәвамында алып барыла. Хәзерге вакытта үләннәрне чабу эшләре башкарыла

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International