Физик активлык темасын үстерүне дәвам итеп, йөзү турында җентекләбрәк сөйләшик — спортның иң файдалы төрләренең берсе, бигрәк тә Байлар Сабасында йозу бассейны бар.
Йөзү бик файдалы. Йөзүнең гаять зур плюсы шунда ки, аның начар нәтиҗәләре һәм каршы күрсәтмәләре юк диярлек. йөзү чыдамлыкны үстерә, мускулларның барлык төркемнәрен ныгыта, организмны чыныктыра һәм ныгыта, гәүдә торышы һәм мускул корсеты формалашуга ярдәм итә, йөрәк-кан тамырлары, сулыш алу, терәк-хәрәкәт, иммун һәм эндокрин системаларның функциональ күрсәткечләрен яхшырта.
.jpg)
.jpg)
Оптималь физик йөкләнешләр һәм дөрес туклану — йөрәкнең ишемик авыруын, артериаль гипертензияне, симерүне, инсультны иң нәтиҗәле профилактикалау. Физик активлык хәтта онкологик авыруларны да профилактикалый — мәсәлән, билгеле бер дәрәҗәдә эчәклек яман шеше үсеше куркынычын киметә.
Көндәлек спорт белән шөгыльләнү акыл ялыктыруны һәм психоэмоциональ киеренкелекне бетерә һәм тәннең төзеклеген, яхшы спорт формасын һәм яхшы кәефне гарантияли.

