«Хәтер чәчәге» акциясе

2025 елның 20 июне, җомга

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елның бу көнендә барлык шәһәрләр буенча дошман гаскәрләренең туган илгә һөҗүм итүе турында хәвефле хәбәр тарала. Бөек Ватан сугышы башлана.

Хәтер һәм кайгы көне кысаларында, Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М.С. социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән берлектә батырлык символы - Кызыл гвоздика ясадылар. Алар шул чәчәкләрне, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә, Мәңгелек ут янына салдылар. Кызыл гвоздика Җиңү символы булып тора. Бу чәчәк кешелек тарихында иң куркыныч сугышны узган солдатларыбыз чәчәге булып санала.

Акция үсеп килүче буында тарихи грамоталылык һәм патриотизм хисе тәрбияләү, туган илебезне саклаучыларга карата хөрмәт тәрбияләү, эмоциональ кичерешләр тудыручы конкрет тарихи фактларга нигезләнеп, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International