Тема: «Балалар сабантуе»

2025 елның 20 июне, җомга

Сабаның 2 нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасында  татар халкынын олы бәйрәме-Сабантуе узды. Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме - борынгы  бәйрәм. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Яшь буынны шушы гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштыру безнең төп бурычыбыз. Шул вакытта гына бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып киләчәк. Көн кояшлы, матур булганлыктан, балаларның күңелләрендә күтәренке иде.Чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, таяк тартышу кебек уеннарда балалар бик теләп катнашты. Җырлы-биюле уеннар бәйрәмгә ямь өстәде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International