«Хезмәт» Бөтенроссия премиясе финалына Татарстаннан ике проект чыкты. Алар җиңү өчен бөтен Россиядән 100 дән артык проект белән көрәшәчәк. Әйдәгез аларны тавыш бирүдә хуплыйк:
8 март көнне Килдебәк мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Язгы кәеф серенадасы" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып үтт
Идел буе федераль округының «ФормАРТ» урам сәнгате фестиваленең VII сезонына гаризалар кабул ителә башлады. 2026 елда ул милләтара татулыкны, тынычлыкны һәм Россия халыклары арасында үзара хөрмәтне ныгыту темасына багышланачак.
«Инжиниринг һәм инновацияләрне яклау үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Россиянең эре корпорацияләре белән тәэмин итүчеләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «үстерү» программасы кысаларында конкурста сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итте. Программа эре корпорацияләр таләпләренә туры килә торган инновацион продукция эшләү һәм булдыру өчен Россия технологик компанияләренә ярдәм итүне күздә тота.
Зәйнетдинова Хәния Вафа кызы 1936 елның 16 мартында Түбән Шытсу авылында дөньяга килгән. 7 класс белем алган.
Язмыш аны Олы Кибәче егете Фаузетдин белән таныштыра һәм алар гаилә корып яши башлыйлар. Ләкин парлы гаилә тормышы озакка сузылмый, тормыш иптәше яшьли бакыйлыкка күчә. Хәния апа 2 бала белән тол кала. Бу вакытта сугыш ветераны булган кайнатасы әле исән була, аны тәрбияләп соңгы юлга озата.
Хәния апа Кибәче җирлегендә төрле өлкәләрдә хезмәт куя, авыл китапханәсендә җыештыручы булып эшли, фермада дуңгызлар карый. Ат җигеп, һава торышының нинди булуына карамастан, 17 ел шәхси хуҗалыклардан сөт җыя.
Тормыш авырлыкларына бирешмичә, ялгызы 1 кыз һәм 1 ул тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә Хәния апаның 3 оныгы бар, улы Илдус тәрбиясендә гомер кичерә.
Изге Рамазан аенда мәктәп укучылары өчен район күләмендә зур ифтар мәҗлесе быел дүртенче тапкыр үткәрелде. Узган ел чарада 500 дән артык укучы катнашкан булса, быел аларның саны 700гә якынлашты. Мәҗлескә гаиләдәге, әйләнә-тирә мохиттәге дини тәрбияне күреп, белеп, аңлап үскән укучылар җыелган иде.
Иске Икшермә авылында, 8 март бәйрәменә багышланган хатын-кыз командалар арасында волейбол ярышы булып узды. "Шытсу" командасы уңышлы чыгыш ясап 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Тула шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты ярышында, “Йөрү 3000 м.” төрендә 2 нче урынны яулады.Котлыйбыз!
Түбән Утар авылы клубында “ 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә” багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Бу чарага иң яхшылары җыелды! Программа бик күп мавыктыргыч конкурсларны үз эченә алды, анда катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен, тапкырлыгын һәм эрудициясен күрсәтә алдылар. Балалар дефиледа бик теләп катнаштылар, блиц-сорауларга җавап бирделәр һәм мавыктыргыч эстафетада җиңүгә омтылдылар.
Безнең мәктәптә «Киләчәккә адым» муниципаль фәнни-гамәли конференциясенең мәктәп этабы узды. Олы Арташ башлангыч гомумбелем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары “Киләчәккә адым” фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Аларның проектлары заманча технологияләргә, экология һәм инновацияләргә багышланган иде.