8 март көнне Килдебәк мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Язгы кәеф серенадасы" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып үтте. Әлеге кичә Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, Мәртен авыл клуб мөдире һәм авылыбызның үзэшчәннәре белән берлектә оештырылды.
Бу бәйрәм көнендә зал язгы кәеф, елмаю, шатлык белән тулды.
Сәхнәдән яңгыраган һәр җыр, башкарылган һәр бию авылыбызның ягымлы, назлы һәм шул ук вакытта нык холыклы, тырыш хатын-кызларына багышланды, концерт номерлары, скетчлар, биюләр югары дәрәҗәдә куелды. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән каршы алынды. Якты хисләрне сагынган тамашачылар таныш көйләргә рәхәтләнеп җырладылар һәм бию номерларының матурлыгы белән ләззәтләнделәр. Артистлар, үз чиратында, тамашачыларга үзләренең күңелләренең бер өлешен бүләк иттеләр, һәр чыгышларына хатын-кызларга булган мәхәббәтләрен һәм рәхмәтләрен салдылар.
Күңелле номерлар белән бәйрәм сизелмичә дә узып китте. Бөтен бәйрәм концерты бер сулышта узды һәм тамашачыларга уңай хис-кичерешләр бүләк итте.