Түбән Утар авылы клубында “ 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә” багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Бу чарага иң яхшылары җыелды! Программа бик күп мавыктыргыч конкурсларны үз эченә алды, анда катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен, тапкырлыгын һәм эрудициясен күрсәтә алдылар. Балалар дефиледа бик теләп катнаштылар, блиц-сорауларга җавап бирделәр һәм мавыктыргыч эстафетада җиңүгә омтылдылар.