ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2026 ел
дүшәмбе

“Аулак өй – көрәш” конкурсы узды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

QR-кодлы электрон пенсия таныклыклары инновацион система буларак Татарстан пенсионерларының тормышын җиңеләйтә

 

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге халыкны социаль челтәрләрдә пенсияне цифрлы сумга күчерүгә бәйле алдалауның яңа схемасы барлыкка килү турында кисәтә

2026 елның 15 мартында «Сабантуй» спорт комплексында стендка ату буенча тренер,

СССРның спорт мастеры Алексеев Юрий Владимирович истәлегенә багышланган

спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы кубогының 3 этабы узды. Юрий

Владимирович – үз гомерен ату спортын үстерүгә багышлаган, берничә буын чемпионнар

тәрбияләгән һәм укучыларының йөрәкләрендә онытылмас эз калдырган кеше.

Тэги: ОДМС СабантуйСаба

Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуль уены булып узды. Уен берничә раундтан торды, аларның һәрберсендә катнашучыларга рус һәм чит ил әдәбияты әсәрләре, язучыларның биографияләре һәм тарихи фактлар белән бәйле сораулар тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар да бик тырыштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

16 март көнне Саба урта мәктәбендә укучылар өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Әлеге чарада Эзмә урта мәктәбеннән 60 укучы катнашты. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә авыл яшләре белән берлектә Нәүрүз бәйрәменә әзерләнә башладылар. Нәүрүз-бәйрәм – бу төрки халыкларның борыңгы бәйрәме дип билгеләп үтелә. Ул  язгы көн һәм төн тигезлеге. Бәйрәм яз җиткәч билгеләп үтелә. 14 мартта авыл балалары һәм яшьләре урамга чыгып, өйдән өйгә йореп хәр йорт хуҗаларын бәйрәм белән котлап, аларга именлек байлык теләделәр, ә йөрт хуҗалары баларга татлы ризыклар,  төрле ярма бирделәр. Нәүрүз бәйрәме 20 мартка планлаштырыла.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәният йортында 8 март бәйрәме уңаеннан чара үткәрелде. Әлеге чарага уллары махсус хәрби опреациядә катнашучы әниләр, авыл хуҗалыгы тармагында эшләп бүгенге көндә лаеклы ялда булучылар чакырылды. Концерт программасы бай эчтәлекле итеп оештырылган иде. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

7 март көнне Сатыш мәдәният йортында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда барлыгы 5 команда катнашты.
1 урын-Бигәнәй;
2 урын-Икшермә;
3 урын-Сатыш урта мәктәбе-1;
4 урын-Шытсу;
5 урын-Сатыш урта мәктәбе-2.
Иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

15 мартта Шәмәрдән авылында өстәл теннисы буенча «СМЭШ» стационар залында чираттагы «якшәмбе лигасы» узды.16 топ теннисчы топ лигасында ракеткаларны катнаштырды.Пьедесталның өченче урынын Камил Вилданов алды. Пьедесталның икенче баскычына Хәйем Исмаилов күтәрелде. Лиганың җиңүчесе Гадел Вәлимөхәммәтов булды. Икенче лигада 25 катнашучы көч сынашты. Монда да эссе иде. пьедесталның өченче баскычына Рамазан Аухадиев күтәрелде. Икенче урын Илдус Хәбибуллинныкы. Җиңүне Салават Сираҗиев бәйрәм итте.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International