Стендка ату буенча СССР спорт мастеры Алексеев Ю.В. истәлегенә багышланган спортинг-компакт буенча ярышлар

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

2026 елның 15 мартында «Сабантуй» спорт комплексында стендка ату буенча тренер,

СССРның спорт мастеры Алексеев Юрий Владимирович истәлегенә багышланган

спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы кубогының 3 этабы узды. Юрий

Владимирович – үз гомерен ату спортын үстерүгә багышлаган, берничә буын чемпионнар

тәрбияләгән һәм укучыларының йөрәкләрендә онытылмас эз калдырган кеше. Аның

шәкертләре күп тапкырлар халыкара, бөтенроссия һәм республика ярышларында

җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Юрий Владимирович остаз гына түгел иде – аның өчен

спорт яшәү көче һәм мәгънәсе булды. Аның зирәклеге һәм сабырлыгы аркасында күпләр төз

атарга гына түгел, бәлки авырлыкларны җиңәргә, үз-үзеңә ышанырга һәм, бернигә дә

карамастан, максатка таба барырга да өйрәнделәр. Юрий Владимирович турындагы истәлек

аның укучыларының һәр атуында, һәр казанышында, «Сабантуй» спорт мәктәбе

традицияләрендә яши.
 

Ярышларны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис

Нургали улы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы,

Юрий Владимировичның бертуган энесе Сергей Владимирович һәм кызлары Любовь һәм

Ога Юрьевналар катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

А Категориясе

1 урын - Мөбәрәкшина Айгөл (Агерҗе ш.)

2 урын-Шиһапов Илгиз (Б. Саба штп)

3 урын-Борһанов Эмиль (Казан шәһәре)

В Категориясе

1 урын-Иванов Игорь (Казан шәһәре)

2 урын-Мясников Сергей (Можга ш.)

3 урын-Гарипова Алия (Б. Саба штп)

С Категориясе

1 урын-Исаев Әмир (Б. Саба штп)

2 урын-Кәримов Эмиль (Б. Саба штп)

3 урын - Кашапов Марсель (Б. Саба штп)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International