“Аулак өй – көрәш” конкурсы узды

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

13нче март көнне Сабаның 3нче номерлы Шоколад” балалар бакчасында төбәкара “Аулак өй – көрәш” конкурсы узды. Аулак өй – борыңгыдан килгән татар халкының матур, күркәм йолаларының берсе. Гаилә башлыгы кунакка киткәч, әти-әниләре өйдә булмаган вакытта яшьләр аулак өйләргә кич утырырга җыела торган булган. Кич утыру – матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы. Монда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Бүген бакчабызда шундый матур чара – аулак өй йоласы узды. Байлар Сабасында урнашкан балалар бакчаларында тәрбияләнүче иң оста кызлар һәм малайлар үзара көч сынашырга җыелды. Чара көрәш формасында узды. Кичәбез балаларның нәфис сүз, җыр-биюләре, йола-уеннары белән үрелеп барды.

Бәйгене “Аулак өй – көрәш” проектының җитәкчесе, Татарстан республикасының журналистлар берлеге әгъзасы Закирова Сәрия Миннеәхәт кызы алып барды, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А. Алиш, С.Сөләйманова премияләре лауреаты Шәрәпова Йолдыз Әдип кызы бәяләде.

Шулай ук бәйрәмебезгә Татарстан радиосы шеф-редакторы Гыйбадуллина Ания Рәшит кызы, “Яңа гасыр” телерадио компаниясенең иҗат төркеме һәм “Заман көзгесе” тапшыруы мөхәррире Юзаева Илзирә Зөфәр кызы да килде. Шулай ук Аулак өебезгә ямь өстәп,  катнашучы балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары үзләренең йөрәк җимешләре өчен җан атып, алкышлап, үсендереп тордылар.

Мондый очрашулар, бүгенгедәй күркәм чаралар туган телебезне, милли мөхитне, гореф-гадәтләрне саклап, киләчәк буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Балаларыбыз татар халкының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен белеп, халык уеннарын уйнап үсәләр. Милли рухта тәрбияләнгән балаларыбыз киләчәктә рухи яктан нык, җаваплы шәхес булып үсеп җитәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International