16 март көнне Саба урта мәктәбендә укучылар өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Әлеге чарада Эзмә урта мәктәбеннән 60 укучы катнашты. Балаларга авыз ачтыру район хакимияте, Саба мөхтәсибәте һәм район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылды. Чарада Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты. Ул балаларга Рамазан ае кыйммәтләре, изге айда нинди саваплар эшләп булуы, мәрхәмәтлелек, үзара ярдәмләшү, әти-әни хакы, остаз-мөгаллимнәргә хөрмәт күрсәтү, гомумән, чын мөселман исеменә лаеклы булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге хакында сөйләде. Ахшам намазына азан әйтелгәч, бәйрәм кунаклары авыз ачтылар һәм ахшам намазы укылды. Фарыз гамәл үтәлгәннән соң, барысы да тезелешеп табын янына утырышты. Соңыннан табын артында утыручылар тоткан уразаларның кабул булуын сорап, Аллаһ биргән ризыкларга шөкер кылып һәм оештыручыларга рәхмәт әйтеп, кулларын догага күтәрделәр. Һәркемнең йөзендә шатлык һәм канәгатьлек хисләре чагыла иде бу мәлләрдә