«ФормАРТ»урам сәнгате фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Идел буе федераль округының «ФормАРТ» урам сәнгате фестиваленең VII сезонына гаризалар кабул ителә башлады. 2026 елда ул милләтара татулыкны, тынычлыкны һәм Россия халыклары арасында үзара хөрмәтне ныгыту темасына багышланачак.

Төп конкурста катнашуга Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшәүче профессиональ рәссамнарны да, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге һәвәскәрләрне дә чакыралар. Гариза бирү өчен 3 майга кадәр проект сайтында форма тутырырга һәм эш эскизын беркетергә кирәк. Бер катнашучыдан өчтән артык гариза кабул ителмәячәк.

Фестиваль өч этапта узачак. Башта экспертлар округның 14 төбәгенең һәркайсында иң яхшы эскизларны сайлаячак. Аннары финалистлар үз эшләрен шәһәр мохите объектларында гамәлгә ашыра, процесс фото һәм видео төшерү белән озатылачак. Эшнең йомгаклау этабында видеороликлар да сайтта урнаштырылачак, шуннан соң тавыш бирү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International