Саба урта мәктәбендә район мәктәпләре укучылары өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

    Изге Рамазан аенда мәктәп укучылары өчен район күләмендә зур ифтар мәҗлесе быел дүртенче тапкыр үткәрелде. Узган ел чарада 500 дән артык укучы катнашкан булса, быел аларның саны 700гә якынлашты. Мәҗлескә гаиләдәге, әйләнә-тирә мохиттәге дини тәрбияне күреп, белеп, аңлап үскән укучылар җыелган иде. Чара Җәлил хәзрәт Фазлыев ның үтемле вәгазе белән башланып китте. Мәҗлес Саба мөхтәсибәтенең мөслимәләр берлеге җитәкчесе Ильмира Илфир кызы Галимуллина тарафыннан Рамазан аеның үзенчәлекләре, динебезнең нигезләре турындагы сорауларны үз эченә алган викторина белән дәвам итте. Укучылар үзләренең тирән белемле икәнлекләрен күрсәттеләр, дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр дә өләшенде. Саба Гимназиясе укучысы Камолов Камол азан әйтеп үткәннән соң, җәмәгать намазы укылды һәм укучылар “Аш-су” җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән мул табын янына урнаштылар. Район мәгариф идарәсе һәм район хакимияте тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесе күңелләрдә Рамазан аеның матур вакыйгасы булып урын алды.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International