Безнең мәктәптә «Киләчәккә адым» муниципаль фәнни-гамәли конференциясенең мәктәп этабы узды. Олы Арташ башлангыч гомумбелем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары “Киләчәккә адым” фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Аларның проектлары заманча технологияләргә, экология һәм инновацияләргә багышланган иде. Балалар, кызыклы идеяләр һәм чишелешләр тәкъдим итеп, фән белән кызыксыну һәм мавыгу күрсәттеләр. Һәр проект мавыктыргыч презентация белән үрелеп барды, анда балалар үзләренең тикшеренүләре һәм алынган нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Яшь тикшеренүчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.