Без Тукайлы моңлы, нурлы халык,
Көчле, батыр да без, әдип тә.
Бай тарихлы халык яши бездә
Борынгыдан килгән, тәртип тә.
Р. Фәйзуллина.
Мөнәҗәтләр элек-электән яшь буынны тәрбияләүдә, чисталыкны, пакьлекне, яхшылыкны, тәкьвалыкны пропагандалауда иң үтемле чара булган. Кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән үзенең әһәмиятен югалтмый. Саба мәдәният йортында үткәрелгән «Мөнәҗәтләр - күңел көзгесе» конкурсында , Түбән Утар авылыннан Тимергалиева Гөлнур Гәрәй кызы катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Кичәгә әдәбият сөючеләр, дин әһелләре, мөслимәләр, «Ак калфаклар» оешмасы әгъзалары, мөгаллимәләр, мәктәп укучылары килгән иде.
Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Ромашковое настроение» дигән мастер-класс үткәрделәр, анда җылы һәм дустанә атмосфера тудырдылар.
21 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты территориясендә «Хуш киләсең, Нәүрүз бикә» исемле язгы көн-төн тигезлеге бәйрәме үткәрелде. бәйрәм халыкны бер зур һәм тату гаиләгә берләштергән ачык һавада киң колачлы күңел ачуга әверелде. Бәйрәм программасын Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре әзерләгән иде.
Бакчада тәрбияләнүче балалар тарафыннан бәйрәм концерты күрсәтелде
21-22 март көннәрендә «Сабантуй» ат спорты комплексында конкус буенча Саба муниципаль районы Кубогының икенче этабы узды. Әлеге ярышларда Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Нократ Аланы, Норлат, Актүбә һәм Байлар Сабасы, Мөслим ат спорты клубларыннан һәм мәктәпләреннән килгән 70тән артык спортчы катнашты.
Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды.
23 март көнне "ОНИКС" мәгариф үзәгендә "Тылсымлы пластилин" бәйгесе узды. Республикакүләм әлеге бәйгесе үзенең осталыгын һәм фантазиясен күрсәтергә әзер булган талантлы мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм кече мәктәп укучыларын җыйды. Кечкенә скульпторлар алдан уйланылган тематикаларны гәүдәләндереп, үз идеяләрен 45 минут эчендә тормышка ашырдылар. Ата-аналар һәм педагоглар янәшәләрендә булып аларны илһамландырып тордылар, һәр катнашучы, үз хыялына ирек биреп, тулысынча мөстәкыйль эшләде.
Ләкин тылсым моның белән генә тәмамланмады! Һәр эш жюрига мавыктыргыч хикәя формасында тәкъдим ителде. 1-3 минут дәвамында яшь иҗатчылар үз әсәрләренең тарихлары белән уртаклаштылар, чын күңелдән үз эшләрен якладылар.
Бу бәйгедә җиңелүчеләр булмады! Балалар иҗаты һәм чиксез фантазия һәрвакыт чын күңелдән соклану уята. Һәр эш уникаль булды, яктылык һәм эчкерсезлек белән тулган иде, һәм бу - иң төп җиңү!
Бәйгедә катнашучыларның барысына да таланты һәм тырышлыгы өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез! Афәрин, балалар! Әти-әниләргә һәм педагогларга балаларны шушындый бәйгеләргә җәлеп итүләре, ярдәмнәре һәм балаларда иҗатка мәхәббәт тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт. Бергәләп без киләчәкне якты төсләр һәм гаҗәеп идеяләр белән баетабыз!
Олыяз "Чәчкә" балалар бакчасында «Нәүрүз» бәйрәме булып узды. Язның килүен һәм табигатьнең яңаруын символлаштырган Нәүрүз, бакчада тәрбияләнүчеләрне татар халкының бай мәдәни мирасы белән таныштыру өчен сәбәп булды. Бәйрәмдә балалар көч, җитезлек һәм тизлектә көч сынаштылар. Җырлар, күңелле биюләр, уеннар балаларны чын күңелдән сөендерде. Бәйрәм азагында Нәүрүзбикә балаларны коймак белән сыйлады.
Арташ авыл җирлегендә хатын-кыз командалары арасында волейбол буенча иптәшләрчә ярыш булып узды. Ярышта Кибәче командасы да катнашты һәм 5 команда арасында 2 нче урынны яулады.
2026 елның 22 мартында Казанда «Шахмат принцессасы» ачык республика турниры узды. Ярышларда 2016-2021 елларда туган 71 яшь шахматчы катнашты. Батталова Алинә 2017 елгы категориядә 2 урын яулады! Саматова Әминә «Иң яхшы костюм» номинациясендә җиңүче! Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!