Без Тукайлы моңлы, нурлы халык,
Көчле, батыр да без, әдип тә.
Бай тарихлы халык яши бездә
Борынгыдан килгән, тәртип тә.
Р. Фәйзуллина.
Мөнәҗәтләр элек-электән яшь буынны тәрбияләүдә, чисталыкны, пакьлекне, яхшылыкны, тәкьвалыкны пропагандалауда иң үтемле чара булган. Кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән үзенең әһәмиятен югалтмый. Саба мәдәният йортында үткәрелгән «Мөнәҗәтләр - күңел көзгесе» конкурсында , Түбән Утар авылыннан Тимергалиева Гөлнур Гәрәй кызы катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Кичәгә әдәбият сөючеләр, дин әһелләре, мөслимәләр, «Ак калфаклар» оешмасы әгъзалары, мөгаллимәләр, мәктәп укучылары килгән иде.