23 март көнне "ОНИКС" мәгариф үзәгендә "Тылсымлы пластилин" бәйгесе узды. Республикакүләм әлеге бәйгесе үзенең осталыгын һәм фантазиясен күрсәтергә әзер булган талантлы мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм кече мәктәп укучыларын җыйды. Кечкенә скульпторлар алдан уйланылган тематикаларны гәүдәләндереп, үз идеяләрен 45 минут эчендә тормышка ашырдылар. Ата-аналар һәм педагоглар янәшәләрендә булып аларны илһамландырып тордылар, һәр катнашучы, үз хыялына ирек биреп, тулысынча мөстәкыйль эшләде.
Ләкин тылсым моның белән генә тәмамланмады! Һәр эш жюрига мавыктыргыч хикәя формасында тәкъдим ителде. 1-3 минут дәвамында яшь иҗатчылар үз әсәрләренең тарихлары белән уртаклаштылар, чын күңелдән үз эшләрен якладылар.
Бу бәйгедә җиңелүчеләр булмады! Балалар иҗаты һәм чиксез фантазия һәрвакыт чын күңелдән соклану уята. Һәр эш уникаль булды, яктылык һәм эчкерсезлек белән тулган иде, һәм бу - иң төп җиңү!
Бәйгедә катнашучыларның барысына да таланты һәм тырышлыгы өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез! Афәрин, балалар! Әти-әниләргә һәм педагогларга балаларны шушындый бәйгеләргә җәлеп итүләре, ярдәмнәре һәм балаларда иҗатка мәхәббәт тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт. Бергәләп без киләчәкне якты төсләр һәм гаҗәеп идеяләр белән баетабыз!