1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында Чернобыль атом электр станциясендәге шартлау — дөнья тетрәнгән көн буларак мәңгегә калачак. Бу вакыйганы искә төшереп, Саба туган якны өйрәнү музеенда «Мирас» түгәрәгенә йөрүчеләр өчен «Чернобыль фаҗигасы» исемле хәтер сәгате үткәрелде.
Утырышка Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә үз өлешен керткән Муллахмәтов Марат Разакович чакырылган иде. Ул үзенең читләшү зонасында куелган бурычлары, ликвидаторлар алдында торган кыенлыклар турында да сөйләде.
Очрашу катнашучыларга коточкыч вакыйгаларны — XX гасырның иң зур техноген һәлакәтләренең берсен юк итүдә катнашкан кеше күзлегеннән карарга мөмкинлек бирде. Бу фаҗига илебез тарихында Ватан алдында гына түгел, бөтен кешелек алдында да үз бурычларын намус белән үтәгән кешеләрнең моңарчы күрелмәгән батырлыгы, каһарманлыгы һәм профессиональлеге үрнәге буларак калачак.