Бүген Арча район мәдәният йортында республика җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмә узды - җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Готыф улы Әхмәтов катнашты. Семинар кысаларында районыбызның авыл җирлекләре башлыклары республика конкурсы йомгаклары буенча бүләкләргә лаек булдылар. «Татарстан Республикасы АСКсында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» номинациясендә дипломнар белән Булат Мәүлетов (Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы) һәм Рөстәм Мөхәрләмов (Арташ авыл җирлеге башлыгы) бүләкләнделәр.
Котлыйбыз!