6 июньдә шимбә көнне "Сабантуй – 2026" бәйрәмендә сәүдә турында мәгълүмат

2026 елның 25 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле эшмәкәрләр, үзмәшгуль гражданнар!

Районның "Сабантуй – 2026" бәйрәмендә сәүдәгә, җәмәгать туклануына һәм аттракционнар урнаштыруга юл кую тәртибе түбәндәгечә::

  1. Гариза һәм ИНН тапшырырга (Саба муниципаль районы Башкарма комитетының 304 нче Кабинеты, адресы: пгт.Байлар Сабасы, Г. Закиров ур., 52), яисә Guzaliya.Farhutdinov@tatar.ru электрон почтага җибәрәсе  ;
  2. Гостехнадзорда аттракционны теркәргә (кирәк булганда);
  3. Прейскурант нигезендә урын арендасы өчен түләргә;
  4. 5 июньдә (җомга) 15:00 сәгатьтә чара уздырыла торган территориядә урыннарны бүлү була;

6 июньдә сәгать 7:00 гә кадәр үз урыннарыгызны алуыгызны сорыйбыз, аннары керү юллары ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан ябылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International