2026 елның 23 мартында Ханты-Мансийскта чаңгы узышлары һәм биатлон буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар спорты буенча Россия Чемпионаты узды.
2026 елның 19-21 мартында Бөгелмә шәһәрендә спорт мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Саба муниципаль районының «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ярышларда актив катнаштылар.
21 март көнне Туктар авыл клубы мөдире һәм китапханәче балалар белән бергә, язның күркәм бәйрәме – Нәүрүзгә, бирнә җыйдылар
4 март көнне Яңа Мичән мәдәният йортында «Яулыгым йоз аклыгым» фольклор бәйрәме булып узды. Анда «Наз»фольклор клуб оешмасы әгъзалары катнашты.
Татарстанның имин киләчәген формалаштыручы берләшмәнең бер өлеше бул!
Конкурста катнашу өчен 2026 елның 17 апреленә кадәр «Татарстан ЦСМ» ФБУГА электрон почта аша гариза җибәрергә кирәк best@tatcsm.ru, элемтә өчен телефоннар (843) 233-18-13, 233-18-57.
Гимназиябездә тәрбия эше планы буенча дәрестән тыш чаралар күп үткәрелә. Мартта «Әниләр аяк астында җәннәт» исемле Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган талантлар фестивале, рәсем һәм кул эшләре конкурслары, макулатура җыю, «Яз гүзәле», «Ягез әле, кызлар» бәйгеләре үткәрелде. Бу чараларның барысы да укучылар дәрестән тыш вакытта файдалы эшләр белән мәшгуль булсыннар өчен, хокук бозуларны кисәтү һәм мәктәптә уңай атмосфера тудыру, команда рухын ныгыту максатында үткәрелә. Шулай ук укучыларны физик культура белән актив шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга җәлеп итү өчен укытучылар көчләрен һәм вакытларын кызганмыйлар.
21 нче март көне, гимназиябездә чын спорт һәм кызлар дуслыгы бәйрәменә әверелде! 7-11 нче класс укучылары өчен "Ягез, әле кызлар " дигән күңелле стартлар уены узды. Һәр класстан икешәр укучы, барлыгы 30 кыз, ике командага бүленеп, төрле биремнәрдә җиңү өчен көрәште, ә җанатарлар аларны актив рәвештә хуплап, көч биреп торды. Ә безнең егетләр кызларга көч биреп, алар өчен өчен гитарага, баянга җырлар җырладылар.
Бәйрәм чын-чынлап шәп, күңелле һәм истә калырлык булды. Барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм татлы призлар тапшырылды. Ярыш йомгаклары буенча «Звезды» командасы-1 нче, ә «Серебро» командасы 2 нче урынны яулады. Физкультура укытучыларыбызга һәм бу матур вакыйганы оештыруда ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт!
Төбәк авылы үзешчәннәре Гөлшат Мөхәммәтшинаның "Пар аккош" спектаклен сәхнәләштерде. Спектакль бүгенге көн өчен мөһим булган проблемаларны чагылдырган, бик эчтәлекле әсәр буенча куелган. Актерлар үз рольләрен җиренә җиткереп, йөрәкләре аша үткәреп башкардылар. Спектакльне тамашачылар көчле алкышлар белән бәяләделәр. Ул һәркемнең күңелен кузгатты, көлдерде дә, елатты да. Актерларга алдагы чыгышларында да уңышлар телибез!
Түбән Шытсу авыл җирлегендә су агымы торбалары кардан һәм боздан чистартылды. Әлеге эшләр язгы ташуга әзерлек кысаларында башкарылды. Язгы чорны исән-имин каршылыйк.
Югары Шытсу мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм чарсында балалар, яшьләр, гомумән авыл халкы актив катнашты. Катнашучыларга кызыклы уеннар, концерт программасы тәкъдим ителде. Бәйрәм ахырында мул табын артында, кайнар боткадан авыз ителде.