2026 елның 23 мартында Ханты-Мансийскта чаңгы узышлары һәм биатлон буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар спорты буенча Россия Чемпионаты узды. Саба муниципаль районының "Олимп" спорт мәктәбе спортчысы Миңнегулов Рушан ирекле стильдә 10 км дистанциядә катнашып, 3 нче урынны алды. Рушанны һәм тренер - укытучы Миннеголов Руслан Рөстәм улын ярышларда бронза медальләре белән котлыйбыз. Өченче урын-медаль генә түгел,ә зур хезмәт, ихтыяр көче һәм спортка чын мәхәббәт нәтиҗәсе. Сез югары дәрәҗәдәге осталык, чыдамлык һәм холык күрсәттегез, хөрмәткә лаек. Бу бүләк сезнең өчен яңа үрләргә һәм якты җиңүләргә этәргеч булсын. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, техниканы камилләштерергә, рухны ныгытырга һәм һәрвакыт стартка үз көчеңә ышаныч белән чыгарга телибез. Җанатарларның ярдәме һәм үз-үзеңә ышаныч яңа медальләргә һәм рекордларга алып барсын!