21 март көнне Туктар авыл клубы мөдире һәм китапханәче балалар белән бергә, язның күркәм бәйрәме – Нәүрүзгә, бирнә җыйдылар. Шулай ук бәйрәм боткасы өчен төрле ярмалар да җыелды. Бирнә җыйганда балалар шаян шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, авыл халкын 28 нче мартта үткәреләчәк Нәүрүз бәйрәменә чакырдылар.