«Яулыгым йоз аклыгым» фольклор бәйрәме

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

4 март көнне Яңа Мичән мәдәният йортында «Яулыгым йоз аклыгым» фольклор бәйрәме булып узды. Анда «Наз» фольклор клуб оешмасы әгъзалары катнашты.

Һәрбер хатын - кызның кадерле яулыклары саклана, алар аңа күңелле мизгелләрне хәтерләтә: әнисенә бирнә сыйфатында бүләк итү, иренең беренче баласы туганда бүләк итү, абыйсының хезмәттән кайтканда бүләк итү. Һәр катнашучыга яулык алып килү һәм аның тарихын сөйләү йөкләнде. Бүген сәхнәдәге һәр яулык турында җылы һәм тетрәнеп, катнашучылар сөйләде аның тарихы-йөрәгенә бик кадерле, әмма кире кайтарылмаслык булып ерак үткәндә калган тормыш кисәге. Иң «өлкән» яулык Ибраһимова Сөмбелә апаның нәкъ 43 ел элек ана әнисе бүләк иткән яулыгы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International