Түбән Шытсу авыл җирлегендә су агымы торбалары кардан һәм боздан чистартылды. Әлеге эшләр язгы ташуга әзерлек кысаларында башкарылды. Язгы чорны исән-имин каршылыйк.
Югары Шытсу мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм чарсында балалар, яшьләр, гомумән авыл халкы актив катнашты. Катнашучыларга кызыклы уеннар, концерт программасы тәкъдим ителде. Бәйрәм ахырында мул табын артында, кайнар боткадан авыз ителде.
Татарстан Республикасы Саба районының“Саба-Арена” спорт мәктәбендәөстәл теннисы буенча традицион халыкараһәм XXIV Ачыкшәхси-команда республика ярышлары тәмамланды. Ябылутантанасында ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, ТР спорт министрының беренче урын басары Хәлил Шәйхетдинов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Фәннәр академиясе президенты РифкатМиңнеханов һ. б. катнашты. Турнирның финал көне чын-чынлап якты һәм киеренке булды. Ялгыз һәм парлы разрядларда җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, хәлиткеч матчларда спортчыларыбызның үзләрен лаеклы күрсәтүләре аеруча күңелле. Спортчыларыбызныһәмтренерларыбызнытурнирдауңышлычыгышясауларыбеләнкотлыйбыз!.
Ярыш нәтиҗәләре:
Шәхси ярышлар :
Ирләр арасында:
1 урын - Александр Шибаев (Мәскәү өлкәсе)
2 урын - Гребнев Максим (Ленинград өлкәсе)
3 урын-Рязенцев Матвей (Мәскәүөлкәсе)
Хатын-кызлар арасында:
1 урын-Воронина Влада (Түбән Новгород өлкәсе)
2 урын-Воробьева Ога( Мәскәү)
3 урын-Слаутина Арина (Свердловск өлкәсе)
Ир-атларның парлы разряды:
1 урын - Травин Данила, Байбулдин Андрей (Татарстан Республикасы)
2 урын-Гребнев Максим, МелкуевСемен( Ленинград өлкәсе)
3 урын - Шутов Никон, Кунац Георгий (Беларусь)
Хатын-кызлар арасында парлы разрядта:
1 урын - Михайлова Маргарита (Ленинград өлкәсе), НизамоваДарина (Татарстан Республикасы)
2 урын-АпсатароваДарина, Терехова Яна (Мәскәү өлкәсе)
3 урын-Волненко Екатерина (Ленинград өлкәсе),Нартова Светлана (Татарстан Республикасы)
Катнаш парлы разрядта:
1 урын-Исмаилов Саъди, Абаимова Елена (Татарстан Республикасы)
2 урын-Гребнев Максим (Ленинград өлкәсе) Воронина Влада (Түбән Новгород өлкәсе)
3 урын - Байбулдин Андрей (Татарстан Республикасы),Рязанова Анна(Архангельск өлкәсе)
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ШӘҺӘРЛӘРЕ
Егетләр арасында: 1 урын-Миңнуллин Тимур (Казан)
2 урын-Евгений Пайков (Казан)
3 урын - Захаров Артем (Кукмара)
Кызлар арасында:
1 урын-Ясмин Госманова (Казан)
2 урын - Родионова Ева (Казан)
3 урын-Сөләйманова Камилә (Баулы)
КОМАНДА ЗАЧЕТЫ
1 урын-Казан командасы
2 урын-Кукмаракомандасы
3 урын–Баулы командасы
АБСОЛЮТ БЕРЕНЧЕЛЕК
Егетләр арасында: 1 урын-Миңнуллин Тимур (Казан)
2 урын-Евгений Пайков (Казан)
3 урын-Латыйпов Илсаф (Саба районы)
Кызлар арасында:
1 урын - Родионова Ева (Казан)
2 урын - Госманова Жасмин (Казан)
3 урын-Фатихова Амилә (Балык Бистәсе районы)
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РАЙОННАРЫ:
Егетләр арасында:
1 урын-Латыйпов Илсаф (Саба районы)
2 урын-Йосыпов Раян (Саба районы)
3 урын-Солтанов Данил (Актаныш районы)
Кызлар арасында:
1 урын - Батыршина Динә (Саба районы)
2 урын-Фатихова Амилә (Балык Бистәсе районы)
3 урын-Хәбибуллина Динә (Саба районы)
КОМАНДА ЗАЧЕТЫ
1 урын - Саба районы командасы
2 урын-Балык Бистәсе районы
3 урын-Тукай районы
21 март көнне Оет авылы клубы авыл китапханәсе белән берлектә «Нәүрүз»бәйрәменә бүләкләр җыю оештырды. Бу күптәнге традиция. Ул үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә. Балалар ишегалларына кереп теләкләр әйттеләр һәм җырларда хуҗаларга булган мөнәсәбәтләрен белдерделәр.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
22 март көнне Түбән Утар авылы клубында “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенә бертөрле атмосфера, гадәти булмаган традицияләр һәм гасырларга сузылган кызыклы, тирән гореф-гадәтләр белән әйләндереп алынган. Нәкъ менә шундый бәйрәмгә астрономия календаре буенча яз башлануын билгеләүче “Нәүрүз” керә. Барлык милли бәйрәмнәрдәге кебек үк, халык уеннары уздырылды, күңелле җырлар яңгырады. Соңыннан барлык катнашучыларны, кунакларны тәмле ботка һәм коймак белән сыйладылар. Чара бәйрәм рухы һәм шәп кәяф тудырды.
Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эрүе белән көчәя, ул күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Курсабаш авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.
21 март көнне Сүлә авылы клубында, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә, “Нәүрүз” бәйрәме оештырылды. Нәүрүз бәйрәме " - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен Җир йөзендә тынычлык булсын. Бу бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә хуҗабикә Нәүрүзбикә,Кыш Бабай һәм Кар кызы да килде.Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмакларга җаваплар таптылар. Чара бәйрәм рухы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды.
23нче март көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр саф һавада урам тренажерларында физкультура сәгатендә катнаштылар. Бу кунегүләр физик сәламәтлекне ныгытуга һәм эмоциональ фонны яхшыртуга ярдәм итә.