ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2026 ел
дүшәмбе

20 нче март көнне, бөтен мөселман дөньясы кебек үк, Курсабаш авыл җирлеге халкы ураза бәйрәмен билгеләп үтте. Җирлекнең һәр авылында ир-атлар иртән-иртүк, тәкбир сүзләрен әйтеп (Аллаһыны мактап), мәчетләргә җыелдылар. Мәчетләрдә имамнар Ураза бәйрәменең мәгънәсе һәм әһәмияте турында бәйрәм вәгазе укыдылар. Шуннан соң мәчеткә килүчеләрнең барысы да җәмәгать белән бәйрәм намазы укыдылар һәм бәйрәм хөтбәсын тыңладылар. Бәйрәм намазы тәмам булгач мәчеттәге халык бер-берсен бәйрәм белән котладылар һәм өйләренә таралыштылар, анда аларны якыннары һәм туганнары бәйрәм табыны янында көтеп торалар иде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

22 март көнне Иләбәр авылында «Яшьлек» яшьләр үзәге 3 нче ел рәттән суперспринт, тауга каршы чаңгы белән мену ярышы уздырды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

22 март көнне узган Супер спринт чаңгы ярышларында Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә катнашты. Алар тауга менү буенча көчләрен сынадылар. Нәтиҗәдә, үзләренең яшь категориясендә бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина 1нче, бухгалтер Илфар Габдрахманов 3 нче урыннарга лаек булдылар.

22 март көнне Сәрдә авыл клубында " Нәүрүз, түрдән үз!" дип исемләнгән язны  каршылау бәйрәме уздырылды. Бу халык бәйрәмен бәйрәм итү традицияләре тарихыбызның ерак тамырларына барып тоташа. Элеккечә бу бәйрәмне киң колач белән, җырлар, биюләр, конкурслар белән каршылыйлар. Нәүрүз бәйрәмендә кунаклар тәмле карга боткасы, коймак, тәм-томнар белән сыйландылар, тәмле чәй эчтеләр. Шулай ук җырлар җырладылар, биеделәр, күңелле бәйгеләрдә һәм уеннарда катнаштылар. Балалар да, өлкәннәр дә көч һәм җитезлек ярышларында актив катнаштылар. Бәйрәм кунакларына бүләкләр тапшырылды, күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Арташ авыл җирлегендә 21 март көнне Нәүрүз бәйрәме уңаеннан хатын-кызлар арасында волейбол турниры үткәрелде. 5 команда катнашты: Арташ, Икшермә, Кибәче, Лехсоз, Арташ2.

1 урын-Икшермә

2 урын-Кибәчләр

3 урын-Арташ

Тэги: Арташ авыл җирлеге

21 март көнне Чәбия Чүрчи авыл клубында «Нәүрүз – язны каршылау»исемле күңел ачу чарасы булып узды. Нәүрүз бәйрәме-Яз һәм җылылык килү, кышкы йокыдан соң табигатьнең уянуы. Бу көнне кояш үзәге күк экваторы аша уза.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Дәртле җыр-биюләр, Кыш бабайны озату, Язны каршы алу, табышмаклар чишү, язгы  сынамышлар әйтү, күңелле уеннар  белән 19 март көнне  Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме узды. 

Ак кар эри, сулар ага, 

Нәүрүз - яңа көн туа.

Шатлык, бәхет китерсен, 

Гаиләләргә тынычлык бирсен!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

21 март көнне Шекше авыл җирлегенең Шекше авылында «Нәүрүз»бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмне Шекше төп гомум белем бирү мәктәбе һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәм бүләкләр җыюдан һәм театральләштерелгән куелыштан башланды. Тамашадан соң балалар әти-әниләре белән бергә әзерләнгән төрле ризыкларны, шулай ук кулдан эшләнгән эшләнмәләрне саттылар. Соңыннан теләге булган һәркем уеннарда һәм ярышларда катнаша алды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

2026 елның 21 мартында Байлар Сабасында 2009 елда туган һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы елына, су асты көймәсендә хезмәт иткән моряклар көненә багышланган көрәш ярышларында Югары Симет авыл җирлегенең яшь көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясады. 40 кг - Хәйретдинов Дилүс 1 урын, 55 кг - Миңнуллин Шамил 1 урын, 55 кг - Фатихов Румил 2 урын, 70 кг - Әхмәдуллин Инсаф 1 урын, 80 кг авыр үлчәүдә Ибраһимов Илшат 2 урын, Закиров Булат 3 урын. Көрәшче егетләргә, аларның тренеры Дилүс Закировка алдагы ярышларда да уңышлар телибез. Молодцы, егетләр!

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

22
март, 2026 ел
якшәмбе

Республикада “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” шигаре астында узучы хәйрия гамәлләре районыбызда да тулы куәтенә дәвам итә. Фронт белән тыл бердәмлегенең бөек көч икәнлеге Иске Мичән авылы халкы мисалында да ачык күренә. Шушы көннәрдә Иске Мичән авылының изге күңелле кешеләре һәм аларның игелекле гамәлләре әйтеп бетергесез. Бу эшне Мубаракшина Рәзилә башлап, оештырып йөри. Аңа ярдәмгә авылның активлары бик теләп булышалар. Бу көннәрдә мичәнлеләр бердәм төстә тавык йолку өмәсенә җыелалар. Бер көндә 127 тавык чистартып, аны аш ясый торган штабка тапшырып кайттылар. Көче кергән Иске Мичән, Яңа Мичән халкына Мубаракшина Рәзиләгә, Мичән авыл җирлеге исеменнән рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International