22 март көнне Иләбәр авылында «Яшьлек» яшьләр үзәге 3 нче ел рәттән суперспринт, тауга каршы чаңгы белән мену ярышы уздырды.

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

22 март көнне Иләбәр авылында «Яшьлек» яшьләр үзәге 3 нче ел рәттән суперспринт, тауга каршы чаңгы белән мену ярышы уздырды.

Төрле районнардан килгән чаңгычыларны берләштергән ярышны районыбызда көтеп алалар. Быел да сабалылар белән беррәттән Кукмара, Балтач, Арча,Теләче спортчыларын да күрергә була иде.

Ярышны Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, җаваплылыгы чикле “Игенче” җәмгыяте генераль директоры Алмаз Зөфәр улы Зарипов, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Делюс Ридаил улы Закиров башлап җибәрде.

“Күрше-тирә районнарда булмаган мондый уникаль ярышта катнашуыбыз белән бәхетле без, барыгыз да үзегезне тауга каршы чаңгы ярышында сынап карый аласыз”-, диде Ирек Гарипов ярышларны карарга килүче җанатарларга.

 “Кыш дәвамында чаңгы трассасыннан кеше өзелмәде, районыбыз спортчылары да, чаңгыда йөрергә яраткан авылдашларыбыз да һәр көнне кич шушында җыелды. Хоккей мәйданчыгы да, чана шуа торган тау да буш тормады”-, диде Алмаз Зарипов.

Ирек Рамазан улы Гарипов ел да ярышны уздыруны үз кулына алып, ярышта катнашучыларны позитив рәвештә  канатландырып, микрофоннан үзенең җылы да, шаян да сүзләре белән, спортчыларга үргә таба менәргә көч биреп торды. Тауга менеп төшкән һәр спортчы янына барып, алардан интервью алды, ярышка ничек әзерләнүләре, ирешкән уңышлары, уңышка ирешү серләре турында сөйләтте.  

Узган елдан аермалы буларак, чаңгычылар үз категорияләрендә генә җиңүче булып калмадылар. Быел җиңүче ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында аерым “Тау патшасы” билгеләнде. Ир-егетләр арасында бу исемгә ярышның иң оста, иң җитез шуучысы, шушы тауда чаңгы шуып чыныккан, Иләбәр авылы егете Ришат Галимҗанов, ә хатын-кызлар арасында Балтачтан килгән яшь спортчы кыз Айсылу Әнвәрова лаек булды.

Җинүчеләргә  җитәкчеләр тарафыннан грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.ф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International