22 март көнне Сәрдә авыл клубында " Нәүрүз, түрдән үз!" дип исемләнгән язны каршылау бәйрәме уздырылды. Бу халык бәйрәмен бәйрәм итү традицияләре тарихыбызның ерак тамырларына барып тоташа. Элеккечә бу бәйрәмне киң колач белән, җырлар, биюләр, конкурслар белән каршылыйлар. Нәүрүз бәйрәмендә кунаклар тәмле карга боткасы, коймак, тәм-томнар белән сыйландылар, тәмле чәй эчтеләр. Шулай ук җырлар җырладылар, биеделәр, күңелле бәйгеләрдә һәм уеннарда катнаштылар. Балалар да, өлкәннәр дә көч һәм җитезлек ярышларында актив катнаштылар. Бәйрәм кунакларына бүләкләр тапшырылды, күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.