25 март көнне «Чангы Тау» тау чаңгысы комплексында төрле категорияләрдә үз осталыкларын күрсәткән «Слалом-гигант» ярышы узды.
Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эрүе белән көчәя, ул күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Югары Симет авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.
Бу атнада мәктәптә «Орленок-путешественник» региональ проектының чираттагы иҗади дәресе үткәрелде. Укучылар кунакчыл Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт иттеләр. Башлангыч сыйныф укучылары өчен «Нәүрүз һәм лалә: Татарстанда яз һәм яңарыш символлары» темасы буенча иҗади дәрес үткәрелде. Нәүрүз һәм лалә — бары тик бәйрәм һәм чәчәк түгел, ә яз, яңарыш, бердәмлек һәм яхшылыкның символлары.
Игътибар! 26.03.2026 сәгать 14:00 дә Байлар Сабасының генераль планы турында фикер алышуга багышланган җыелыш планлаштырылган!
22 март көнне Килдебәк мәктәбе базасында Татарстанда хезмәт һәм хәрби батырлык елына багышланган бадминтон буенча турнир узды. А төркеме җиңүчеләре һәм призерлары
1 урын- Гатиятов Раян
2 урын - Шәфикова Зарина
3 урын - Салихов Рияз
Б төркеме җиңүчеләре һәм призерлары
1 урын - Хуҗин Адель
2 урын-Мәүлетов Самат
3 урын-Гатиятова Зәйнәп
3 урын-Хуҗин Ильяс
С төркеме җиңүчеләре һәм призерлары
1 урын- Габделхаков Алим
2 урын - Хаҗиева Ясминә
3 урын- Гыйбадуллина Зилә
3 урын- Сәйфетдинов Артем
Чемпионнар һәм призерлар грамоталар белән бүләкләнде.
Агымдагы елның 24 нче мартында Саба муниципаль районы «Симет» җәмгыятендә техникага еллык техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 25 берәмлек тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән техника тәкъдим ителде.
Бүген Саба туган якны өйрәнү музее каршында оештырылган «Мирас» клубы катнашучылары өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегенә экскурсия үткәрелде. Катнашучыларны Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов каршы алды.
21-22 март көннәрендә Тәтеш шәһәрендә стендка ату буенча Татарстан Республикасы Кубогының беренче этабы узды.
Курсабаш авыл җирлеге территориясендә “Тирес эшкәртү, утильләштерү һәм саклау объектларын да кертеп, 1000 урынлык нәселле хайваннарны җайлаштыру комплексы» төзелеше дәвам итә. Әлеге объектның заказчысы - «ВОСТОЧНЫЙ» ҖЧҖ.
22 нче март көнне Курсабаш авылы мәдәният йортында, Сүлә клубы һәм китапханә белгечләре белән берлектә, “Нәүрүз” бәйрәме оештырылды. Нәүрүз бәйрәме " - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен Җир йөзендә тынычлык булсын. Бу бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә хуҗабикә Нәүрүзбикә,Кыш Бабай һәм Кар кызы да килде.Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмакларга җаваплар таптылар. Чара бәйрәм рухы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды.