«Симет» җәмгыятендә техникага еллык техник карау

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Агымдагы елның 24 нче мартында Саба муниципаль районы «Симет» җәмгыятендә техникага еллык техник карау уздырылды.  Техник тикшерүгә 25 берәмлек тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән техника тәкъдим ителде.

Техник карау барышында- тормоз, руль идарәсе, яктылык приборлары, йөрү өлеше, тавыш сигналы һәм кулланучыларнын теркәү документлары, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы һәм ОСАГО  тикшерелде.

Барлык техника төзек хәлдә, аларга техник карау үтү турында таныклыклар биреләчәк. Техниканы карау төгәлләнгәннән соң, механизаторлар белән аны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International