Габдулла Тукайны искә алу, туган көне уңаеннан чаралар

2026 елның 26 апреле, якшәмбе

26 нчы апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Мичән төп мәктәбендә, бөек шагыйребезне искә алып, төрле чаралар үтте. 24 нче апрель көнне "И туган тел, и матур тел" дип исемләнгән чара оештырдык. Өч өлештән торды:
1. Укучылар яттан Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр;
2. Яңа Мичән авыл китапханәчесе Сәйфетдинова Ф.Я. Габдулла Тукай китапларыннан күргәзмә тәкъдим итеп, шагыйрь тормышындагы кызыклы вакыйгалар белән таныштырды;
3. Авылыбыз шагыйрәсе Сөмбелә Ибраһимова белән очрашу. Үзенең иҗатка килү юлы белән таныштырып, шигырьләрен сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International