22 нче апрель көнне Мичән мәктәбенә мәркәзебез кунаклары - хөрмәтле шәхесләр укучылар белән очрашуга килде. Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, танылган шагыйрь һәм прозаик Марсель Галиев, күп кенә театрларда әсәрләре уйналучы, күренекле драматург Рәдиф Сәгьдиев, озак еллар юрист булып эшләп, хәзер балалар өчен әсәрләр иҗат итүче Башкортстаннан килгән Люция Әблиева укучылар күңеленә үтеп керерлек фикерләрен җиткерде. Очрашу бик җылы атмосферада үтте.