ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2026 ел
чәршәмбе

Безнең Мичән төп мәктәбе укучылары Галимуллина Альбина һәм Әскәров Илзәр Казан шәһәренең КГАУ да узган "Татарстан фәннәре һәм яшьләре"- "Агровызов" фәнни-җитештерү комплексында катнаштылар. Бу ярышларда укучыларыбыз призер булдылар. Укучыларыбыз сезне чын күңелдән җиңүләрегез белән котлыйбыз!!!

Тэги: Мичән авыл җирлеге

14-15 март көннәрендә Базарлы Матак авылында ТР шәхси Кубогының 1 туры узды. Спортчылар 2011 нче һәм өлкәнрәк ( Б төркеме) һәм 2012 нче елгы  һәм яшьрәкләр категорияләрендә катнаштылар. В төркемендә Зәйнеев Айназ ир-атлар арасында парлы разрядта 1 урынны һәм катнаш парлы разрядта 1 урынны алды.201елгы  һәм аннан яшьрәкләр категориясендә ялгыз разрядта Әхмәтшина Камила 1 урынны , ир-атлар ялгыз разрядында Идрисов Нияз 3 урынны алды.Спортчыларны котлыйбыз һәм аларга алга таба да  уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

25 март көнне Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә интернатта яшәүчеләр белән «Сугыш булды, без тыл идек» дигән темага тарихи сәгать үткәрелде.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Кичә, 24 мартта, Казан ипподромы бинасында Татарстан Республикасы ат спорты федерациясенең йомгак ясау конференциясе булды.

Тэги: ОДМС СабантуйСаба

Һәр ял саен Мишә авыл  җирлегендә урамнар арасында спортның төрле төрләре буенча ярышлар уза. Спартакиада бу елның ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Ярышларда берничә урамнан торган 7 команда катнаша. Бүгенге көндә чаңгы ярышлары, киез итекле волейбол, дартс, шашка, шахмат, ату, кул корәше, мини футбол ярышлары булды. Командалар актив катнаша. Бистә администрациясе һәр уеннан соң җиңүчеләрне грамота һәм акчалата приз белән бүләкли. Мишә авыл җирлеге урамнары арасындагы Спартакиада безнең һәм халык өчен традициягә әверелде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

28.03.2026 ел авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләренә чакырабыз

Мәдәният хезмәткәрләре көне белән, кадерле иҗатчыларыбыз, традицияләрне саклаучылар һәм Саба районының илһамландыручылары! 

Нәүрүз-мөселманнарның иң борынгы изге бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне һәрберебезнең күңелендә игелек, якыннарыбызны ярату урнашырга тиеш. Бу бәйрәм халыклар арасында дуслыкка, шәфкатьлелеккә чакыра. Мөселман календаре буенча бу көн елның башы булып тора. 21 март көнне Сабабабш авыл клубында авыл халкы өчен,язны каршы алу кышны озату   “Яз килә,яз килә! Яз бәйрәме Нәүрүз килә” дип аталган бәйрәм оештырылды.Бәйрәм клуб хезмәткәренең котлау сүзләре белән башланып китте,күңелле уеннар  авылдашларның концерт номерлары белән үрелеп барды.Хәр катнашучы бүләкләр алып бәйрәм коймагы һәм карга боткасыннан авыз итеп күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Ураза бәйрәме-бөтен дөньяда ислам дине тарафдарлары тарафыннан күп гасырлар дәвамында билгеләп үтелә торган төп бәйрәмнәрнең берсе. Изге Рамазан аен тәмамлап, Ураза гаете үзенә бертөрле яңарыш, рухи чистарыну, игелек эшләргә әзерлек, мәрхәмәтле һәм сабыр булу шатлыгын алып килә.

20 март бәйрәме уңаеннан Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре мәчет белән берлектә «Нургали» мәчете территориясендә балалар өчен күңел ачу программасы оештырдылар.

Бәйрәмне Әхмәт хәзрәт Коръән аятьләре һәм бәйрәм уңаеннан котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Бәйрәмгә килгән һәр бала билет алу өчен Коръәннән бер сүрә белергә тиеш иде. Бәйрәм ахырында әлеге билет белән бүләкләр уйнатылды. Сур хикәясе төрле кызыклы спорт уеннары белән үрелеп барды. Чара кунакларны фри-бәрәңге, наггетс һәм кайнар чәй белән сыйлау белән тәмамланды. Беркем дә бүләксез өйгә кайтып китмәде. Барлык катнашучылар да бик күп уңай хисләр һәм бәйрәм кәефе алды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International