Кичә, 24 мартта, Казан ипподромы бинасында Татарстан Республикасы ат спорты федерациясенең йомгак ясау конференциясе булды. Чара кысаларында узган елга нәтиҗәләр ясалды, яңа спорт сезонына бурычлар билгеләнде, шулай ук төбәкнең атаклы спортчыларын, тренерларын һәм актив ат спорты эшлеклеләрен бүләкләделәр. «Сабантуй» спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Кира Николаевна Әхмәтшина хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында конкур дисциплинасында Ел спортчысы исеменә лаек булды. Татарстан Республикасында ат спортын үстерүгә керткән өлеше өчен «Сабантуй» спорт мәктәбе директоры Вәлиәхмәтов Ришат Ринат улына Рәхмәт хаты тапшырылды.