28.03.2026 ел авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләренә чакырабыз

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

Сезгә 2026 елның 28 мартында 07:00 сәгатьтә узачак традицион язгы ярминкәләр турында хәбәр итәбез.

Үткәрү урыннары:

  • Байлар Сабасы поселогы-Саба районы мәдәният йорты янындагы территория;
  • Шәмәрдән авылы — тимер юл вокзалы каршындагы мәйданчык.

Ярминкәләр кысаларында җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясе (азык-төлек товарлары) һәм халык һөнәрчелеге осталарының эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк.

Сезне чараларга чакырабыз һәм күңелле вакыт үткәрүегезне телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International