Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур игътибар бирелә. 29 апрель көнне шәфкать туташы җитәкчелегендә интернатта фитнес дәресе үткәрелде. Интернатта яшәүчеләр бу чараларда бик теләп шөгыльләнәләр. Спорт тренажерларында даими шөгыльләнү интернатта яшәүчеләрнең сәламәтлегенә уңай йогынты ясый, хәрәкәт координациясен яхшыртырга ярдәм итә, бу үз чиратында егылу куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.