Саба районы башлыгы призына математика олимпиадасы

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

25 апрель көнне «ОНИКС» мәгариф үзәгендә ТР Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов призына ел саен уздырыла торган Математика олимпиадасы узды. Әлеге чарада математика фәне белән дус булган 500 дән артык кеше катнашты – 4-8 нче сыйныф укучылары һәм өлкәннәр.

Әлеге олимпиаданың үз үзенчәлекләре дә бар:  олимпиада эшләгәч, шул ук көндә бүләкләү тантанасы да уза. Шулай ук олимпиада ике өлештән тора:

  • Олимпиаданың язма өлеше: махсус әлеге чара өчен ясалган һәм беркайда да басылмаган

оригиналь биремнәр – чын интеллектуаль сынау!

  • Логик уеннары марафоны: һәркем үз урынын тапкан һәм җиңүче була ала торган зона!

Судоку, танграм, квадригами, мемо, оригами, филворды, кроссвордлар – нәтиҗәләрне көткән арада укучылар кызыклы башваткычлар дөньясына чумдылар, шулай ук кулинария һәм архитектура дизайны буенча мастер-классларда катнаштылар.

Ел яңалыгы: өлкәннәр өчен олимпиада!  Быел беренче тапкыр өлкәннәр өчен аерым олимпиада үткәрелде, аларның казанышлары ике номинациядә бәяләнде: математика укытучылары һәм әти-әниләр. Барлык өлкән катнашучыларга белемнәрен сынап караулары, үсешкә омтылулары һәм балалары өчен үрнәк булу теләкләре өчен рәхмәт!

Саба районы башлыгы призына математика олимпиадасы – бу белемнәрне тикшерү генә түгел, ә акыл, иҗат һәм бердәмлек бәйрәме! Гадел һәм төгәл жюри әгъзалары - Идел буе федераль округының фәнни-белем бирү математика үзәге һәм КФУ педагогларына аерым рәхмәтебезне белдерәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International