«Байлар Сабасы шәһәр советы Генераль планына үзгәрешләр кертү турында» гавами тыңлаулар узды
Бүген, 2026 нчы елның 26 мартында, 4501 нче номерлы имтихан тапшыру пунктында (МБГБУ «Гимназия») «ТДИ, БДИ әти-әниләр белән бергә тапшырабыз» акциясе үткәрелде.
Хөрмәтле спортчылар, тренерлар һәм бокс сөючеләр! Сезне свода хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган спорт мастерлыгына кондидат Галиев Булат Алмаз улы истәлегенә багышланган бокс ярышында катнашырга чакырабыз.
25 март көнне «Байкиев.К.С. исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернаты» базасында мәгариф хезмәткәрләре арасында «Аҗаган – 2026» хәрби-спорт уены узды.Ярышларда районның барлык гомуми белем бирү мәктәпләре катнашты.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 26 мартта 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 27 марты
2026 елның 26 мартында көндез һәм кичен, 27 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда - 27 мартта төнлә һәм иртән).
«Орленок-путешественник» региональ проекты кысаларында Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары хезмәт укытучысы Шакирова Л.Г. һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Шәрипова Г.И. белән чын маҗаралы — Мордовия Республикасы буйлап сәяхәт иттеләр! Мордовия халкының ничек яшәве, аларның традицияләре һәм әкиятләре белән таныштылар. Бигрәк тә хәйләкәр төлке турындагы тарихлар укучыларда зур кызыксыну уятты. Сәяхәт ахырында һәркем мастер - класста катнашып, пластилиннан үзенең төлке образын тудырды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре һәм иртәнге гимнастика уткәрелә.
Агымдагы елның 26 мартында "Шытсу АХП" ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын техник карау узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Саба районы буенча бүлек башлыгы Х.Х. Нәзиров тарафыннан кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм мөлкәте өчен куркынычсызлыкны тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә машиналарны һәм җиһазларны техник карау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү кагыйдәләре, таләпләре турында аңлатмалар бирелде. Чараның практик өлешендә катнашучылар тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән техниканы карадылар.
Чаңгы ярышлары буенча кичә узган Гаилә эстафетасында гаиләләре белән Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә катнашты. Нәтиҗә дә сөендерерлек булды. Бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина гаиләсе 2нче, бюджет бүлеге белгече Алинә Миннегулова гаиләсе белән 3нче урынны яуладылар. Гомумән, оешмабыз хезмәткәрләре районда үтеп килүче һәр чарада актив катнашып киләләр. Һәм үзләре генә түгел, балаларны да шундый актив тормыш рәвеше алып барырга тарталар. Ә балалар коллективта иң зур байлык булып тора, әлбәттә. Бүгенге көндә 3 гаиләдә 4 бала тәрбияләнә, 3 бала үстерүче 11 гаиләбез бар, 20 гаиләдә исә икешәр бала тәрбияләнә. Гаиләдә әти-әниләр балалары белән бер дулкында булганда гына иң матур һәм нәтиҗәле уңышларга ирешергә мөмкин дә инде.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән китап атналыгында Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш гомумбелем бирү мәктәбендә урнашкан китапханәдә экскурсиядә булдык. Китапханәче Гүзәлия Миңнехановна балаларны китапның ничек басылуы, аның кешеләргә файдасы, китапларның төрләре, китапханәче хезмәте белән таныштырды. Китап - белем чишмәсе, аны кадерләү, саклау, кечкенәдән китапка мәхәббәт тәрбияләү - тәрбиячеләр, укытучылар, китапханәчеләрнең изге бурычы.