5нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасы "Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч - 2025" 17нче республика күләм конкурсында 3нче урынны алып, югары профессионализм күрсәтте. "Хезмәтне саклау өлкәсендә оешмада рус һәм татар телләрендә төшерелгән иң яхшы видеоролик " номинациясендә күпсанлы катнашучылар арасында иң яхшысы дип танылды. Видеоролик мәктәпкәчә учреждениедә хезмәт куркынычсызлыгының мөһим аспектларын ачык һәм аңлаешлы итеп күрсәтте. Әлеге казаныш "Бәләкәч" коллективының балалар һәм хезмәткәрләр өчен имин һәм сәламәт мохит булдыру
Югары Симет урта мәктәбе укучылары «Дулкын» радиосында чыгучы “Мәктәпләр тормышыннан” тапшыруында чыгыш ясадылар. Тапшыру барышында укучылар мәктәп тормышы, яңалыклары, уңышлары белән таныштырдылар. Турыдан-туры эфирда радиотынлаучыларыбыз өчен нәфис сүз һәм.дәртле җырлар яңгырады.
Саба туган якны өйрәнү музеенда Саба гимназиясе укучылары өчен мавыктыргыч экскурсия узды. Укучылар музейнең төп залларын карадылар һәм анда Саба төбәгенең бай тарихын һәм мәдәниятен чагылдырган уникаль экспонатлар белән таныштылар. Экскурсовод мөһим тарихи вакыйгалар, җирле халыкның гадәтләре һәм күренекле якташлары турында тәфсилләп сөйләде. Укучылар борынгы көнкүреш әйберләрен, үткән еллар фотографияләрен һәм архив документларын кызыксынып карадылар.
2026 елның 25 мартында штп.Байлар Сабасында Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Гаилә йөгереше» гаилә чаңгы эстафетасы узды.
Консультация-Татарстан Республикасында метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
Язгы бозга чыгу бик куркыныч!
"Әйдә шаяРТ" Татар КВН лигасында Саба районының яңа уңышлары!
26 март көнне Казанда узган СССРның атказанган тренеры В.В. Житлов истәлегенә фехтование буенча Бөтенроссия ярышларында 15 яшькә кадәрге кызлар арасында Татарстан җыелма командасы составында Фазлыева Амалия турнир җиңүчесе булды.
Уңышлы чыгыш белән котлыйбыз, киләчәктә дә җиңүләр телибез!
Партнерлык (ислам) финанслары турында мәгълүматлылыкны бәяләү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләреннән һәм халкыннан социологик сораштырулар үткәрә.
22 - 25 мартта Казанда Бадминтон буенча "Канатлы Зилант" ярышлары узды, анда катнашучылар саны буенча рекорд куелды.
Быел "Канатлы Зилант" яшүсмерләр ярышлары рекордлы санда катнашучыларны җыйды — 6 4 4 спортчы! Турнирның географиясе киң һәм Россиянең күп кенә төбәкләрен, шулай ук Беларусь кунакларын колачлый.
Катнашучы төбәкләр арасында:
Россия Федерациясе 28 төбәк:Татарстан Республикасы, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Санкт-Петербур, Чуваш Республикасы, Башкортстан Республикасы, Саратов өлкәсе, Ленинград өлкәсе, Ярославль өлкәсе, Пермь төбәге, Воронеж өлкәсе, Рязань өлкәсе, Краснодар төбәге, Тула өлкәсе, Приморье төбәге, Ульяновск өлкәсе, Ивановск өлкәсе,Орел өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Калуга өлкәсе, Архангельск өлкәсе, Самара өлкәсе, Ставрополь төбәге, Амур өлкәсе, Донецк Халык Республикасы, Беларусь Республикасы
Безнең мәктәп нәтиҗәләре:
Алтын-Зәйнеев Айназ
Көмеш-Зәйнеев Айназ-Вебер Ярослав (Казан)
Бронза-Сафин Зиннәтулла
Бронза-Сафин Зиннәтулла-Хуҗин Илдан
Тренерларга, катнашучыларга, ата-аналарга, җанатарларга рәхмәт белдерәбез. Сәламәтлек һәм алга таба җиңүләр телибез!