"Әйдә шаяРТ" Татар КВН лигасында Саба районының яңа уңышлары!

2026 елның 27 марты, җомга

"Әйдә шаяРТ" Татар КВН лигасында Саба районының яңа уңышлары!

26 нчы март көнне, Казан шәһәренең «Чулпан» мәдәният үзәгендә, «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале булып узды. Гран-При өчен Республикабыз районнарында һәм Уфа, Пенза шәһәрләреннән зона этабында җиңү яулаган 26 команда көч сынашты.

Фестивальдә катнашучы командаларны «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыров, Татар рэперы Шәкүр,  Татарстанның халык артисты Зәйнәб  Фәрхетдинова, Татарстанның һәм Башкортстанның  халык артисты Җәвит Шакиров бәяләделәр.

Зур Фестивальдә, районыбыздан ике команда: Саба аграр көллияте студентларының “Батырлар” командасы һәм Җаваплылыгы чикле “Игенче” җәмгыяте катнашты.

Әлеге фестиваль районыбызга зур уңышлар алып килде. Җаваплылыгы чикле “Игенче” җәмгыяте ГРАН-ПРИ отып кайтты. Шулай ук Саба аграр көллияте студентларының “Батырлар” командасы алдагы сезонга үтте. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы уеннарда да уңышлар телибез. Сабалылар өчен җанатасыгыз килсә, “Яшьлек” яшьләр үзәгенең ВКонтакте челтәрендә https://vk.com/mcyashlek  алхәбәрләрне карап барыгыз .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International