29 март көнне Отт авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә "Хуш киләсең, Нәүрүз!" бәйрәмен үткәрде.
Нәүрүз бәйрәме-язгы көн-төн тигезлеге бәйрәме, табигатьнең уяну, җылы килү һәм язгы кыр эшләре башлану чоры, тынычлык һәм муллык, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бәйрәмнең беренче өлешендә балалар концерт номерлары күрсәттеләр, концерт номерларыннан соң милли һәм спорт уеннары башланды. Кунаклар ботка, кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйландылар.
Бәйрәм буена күңелле музыка яңгырады, бәйрәм рухы хөкем сөрде.
28 март көнне Эзмә мәдәният йортында " Нәүрүзгә рәхим итегез!" исемле бәйрәм чарасы узды.
Район мәдәнияте йорты каршында язгы бәйрәм – Нәүрүз гөрләде!
Ике басу Арташ "Күбәләк" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме узды. Нәүрүз - татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе.Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме дип санала. Әлеге бәйрәм бик күңелле үтте.
Гражданнар оборонасы сигналлары халыкка гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү өчен билгеләнгән. Алар табигый яки техноген характердагы реаль куркыныч турында алдан хәбәр итәргә ярдәм итә.
2026 елның 28 мартында Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә «Җиңү чаңгы юлы-81» чаңгы ярышлары буенча парлы марафон узды .
26 мартта, язгы кыр эшләре алдыннан, «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасының машина-трактор паркы территориясендә үзйөрешле машиналарга техник күзәтү үткәрелде
27 март көнне Эзмә мәдәният йортында «Оста куллар» өлкән буын катнашучылары белән «Акыллы җәяүле» дип аталган чара үтте.
2026 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы азык-төлек товарларын ваклап сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр В.и. Нәҗипова кибете сатучылары өчен махсуслаштырылган семинар үткәрде. Чараның төп аспекты сатучыларны кулланучылар хокукларын яклауны җайга сала торган норматив-хокукый база белән таныштыру булды. Сатыла торган продукциягә бәяләрне рәсмиләштерү процедураларын җентекләп аңлатуга аерым игътибар бирелде. Семинар азагында катнашучыларга кулланучылар өчен мәгълүмати брошюралар һәм буклетлар бирелде.
Техник карау үткәрү графигы нигезендә, агымдагы елның 26 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә техникага техник карау үткәрелде.