«Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасында үзйөрешле машиналарна техник күзәтү үткәрелде

2026 елның 27 марты, җомга

26 мартта, язгы кыр эшләре алдыннан, «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасының машина-трактор паркы территориясендә үзйөрешле машиналарга техник күзәтү үткәрелде. Техник күзәтүне Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Хәмит Нәзиров үткәрде. Техник күзәтү вакытында Хәмит Нәзиров шулай ук механизаторларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен, куркынычсызлык техникасын һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International