«Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесендә техникага еллык техник карау

2026 елның 27 марты, җомга

Техник карау үткәрү графигы нигезендә, агымдагы елның 26 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә техникага техник карау үткәрелде.

Чара барышында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, дару җыелмалары (аптечкалар) һәм ут сүндергечләр булуына, теркәү документларына аерым игътибар бирелде.

Техник карау үткәрү өчен барлыгы 37 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде һәм аларга техник карау үтү турында таныклыклар биреләчәк.

Механизаторлар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен, техника куркынычсызлыгын һәм янгын куркынычсызлыгын саклау буенча әңгәмә үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International